Ялгызлык утында янмагыз (исполнитель: Зэйнэп Фархетдинова)
Тамчыга тамчылар җыела, Елгалар елгага кушыла. Парлашып очучы кошларның Канаты-бәхете куш була. пр. Гомернең асылын аңлагыз, Яраткан ярларсыз калмагыз, Бар дөнъя утында яныгыз, Ялгызлык утында янмагыз. Чәчкәгә чәчкәләр үрелә, Судагы балыклар да бергә. Яраткан кешеңне табарга Яралган hәрбер җан бу җирдә. Күңелләр күңелгә тартыла, Йөрәкләр йөрәкне чакыра. Яраткан ярыңны табырга Сайланма бәхетең табырга.