Яшь наратлар (баян) (исполнитель: Илхам Шакиров)
Яшь наратлар көен җырлап уздың Көмеш кыңгыраулы пар атта. Мин сөялеп озаттым сине Бөдәләнеп ускән наратка. Басылмады йөрәк ярсулары, Басылса да юлның тузаны. Һәркөн эшкә иртән барган чакта Яшь наратка карап узамын. Әле дә булса минем йөрәгемдә Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар. Урман буендагы яшь наратлар Син калдырган көйне җырлыйлар.