Tugan telem(минус) (исполнитель: Детские татарские песни Зульфия Минхажева)
Дөньяда иң-иң матур ил Ул - минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел Ул - минем туган телем. "Балам!" диеп туган телдә Эндәшә миңа әткәм. "Әнием!" дип әнкәемә Мин туган телдә әйтәм. Туган телемдә сөйләшеп Яшим мин туган илдә. "Туган ил" дигән сүзне дә Әйтәм мин туган телдә. Иң изге хисләремне мин Туган телдә аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин, яратам!