Гашыйк булдым ахры (исполнитель: Aртур&Mарат)
1)Колагымда назлы сүзең, (Am) Күз алдымда нурлы йөзең, (C) Ике йолдыз ике күзең – (G) Гашыйк булдым ахры үзем... (F) Гашыйк булдым ахры үзем... (Am) 2)Карашыңнан карлар эри, Гөрләвекләр җырың көйли, Сандугач та гашыйк сиңа – Талларына серен сөйли... Талларына серен сөйли... 3)Күзләреңдә кояш көлә, Эзләреңдә чишмә тибә, Юлларыңа гөлләр сибә – Бөтен дөнья гашыйк сиңа. Бөтен дөнья гашыйк сиңа. 4) Көлүеңә көн уяна, Моңнарыңа кош куана, Сөю - шәраб, мин - дивана – йокымнан көлеп уянам, Син - бәхетем, дип юанам, Гашыйк булдым ахры сиңа...