Алым җәл түгел сиңа. Татар халык җыры. (исполнитель: Алсу Хисамиева)
Алым җәл түгел сиңа, Гөлем җәл түгел сиңа; Алым түгел, гөлем түгел, Җаным җәл түгел сиңа. Алларым диям сине, Гөлләрем диям сине; Алым түгел, гөлем түгел, Җаннарым диям сине. Әрәмәдә карама, Карамада кондыз бар; Караңгы дип килми калма, Ай булмаса, йолдыз бар. Алым җәл түгел сиңа, Гөлем җәл түгел сиңа; Алым түгел, гөлем түгел, Җаным җәл түгел сиңа.