Сандугачым тургаем (минус) (исполнитель: Эльмира Солэйманова)

1.Сандугач басып сайраган 
Тал бер генә була ул 
Җан яраткан, күңел тарткан 
Яр бер генә була ул. 
Сандугачым сайра сайра 
Үзәкләрне эздереп 
Гашыйк булган бу йөрәкне 
Булмас хәзер түздереп. 

Сандугачым-тургаем 
Күрсәм куллар болгаем 
Мин болгагач, син дә болга 
Мин дә мәхрүм калмаем. 

2.Сандугачым икәнсең лә 
Җитәр көзләр-китәрсең 
Җаның сөймәгән ярларга 
Булсаң, ни хәл итәрсең? 
Сандугачым бас талыңа 
Тагын да кагынырсың 
Читкә киткәч шул талыңны, 
Илеңне сагынырсың. 
Сандугачым-тургаем 
Күрсәм куллар болгаем 
Мин болгагач, син дә болга 
Мин дә мәхрүм калмаем. 

3.Сандугач басып сайраган 
Тал бер генә була ул. 
Җан яраткан, күңел тарткан 
Яр бер генә була ул. 
Сандугачым сайра сайра 
Үзәкләрне эздереп 
Гашыйк булган бу йөрәкне 
Булмас хәзер түздереп. 

Сандугачым-тургаем 
Күрсәм куллар болгаем 
Мин болгагач, син дә болга 
Мин дә мәхрүм калмаем.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Yalla bina Yalla Mashallah Gipsy Kings  Josef Salvat - Open Season  A Perfect Lie Sons Not Beggars  Shot отпусти  REAL O - Синий иней  Maher Zain - Mawlaya 
О чем песня
Эльмира Солэйманова - Сандугачым тургаем (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен