Бу җыр сезгә! (исполнитель: Иң кәдерле Әтием хәм)
Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Кушымта: Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә. Туар көннәр дә, туган көннәр дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларым диеп сөеп, Улым-кызым диеп дәшүләре Шатлык иңдерсен. Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырьләр. Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Кушымта: Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни, әби-бабай Кирәк бит ул һәркемгә