Оетым (исполнитель: Загидуллина Эндже)
Эй, Оетым минем туган йортым,                 
Чакырасың һаман үзеңә. 
Яшел туйгаларың тартып тора 
Якташларны гүзәл җиреңә.
        
  Куш.     Мишә буена урнашкан
          Туган авылым – Оетым;
          Кайда гына яшәсәм дә,
           Синдә минем төп йортым.
Я, Илаһым, шундый хозурлыкны
Тудыруның серен чиш әле;
Хәтфә палас җәеп тауларыңа,
Уяткансын челтер – чишмәңне!
Кирәк чакта синдә кояш чыга,
Кирәк чакта яңгыр болыты;
Су – сылуы белән Җир – ананың
Кочагына сыйган Оетым.
Ата – баба тирен түккән җиргә
Килер буыннарың бәйләнсен:
Туфрагыңа төшкән һәрбер бөртек
Халкың байлыгына әйләнсен!
	