Мактанчык урдэк (исполнитель: Виталий Агапов)
Бак-бак килеп, тавыш биреп, Алпан-тилпән атлап, Кайта үрдәк елгадан. Без үрдәкләр, матур кошлар, Юктыр бездән батырлар! Як-ягына каранып, Үз-үзенә сокланып, Кайта үрдәк елгадан. Карагыз миңа, нинди матур, Муеным нинди горур! Шулай мактанып кайтканда, Юл аркылы чыкканда, Үтеп киткән паровоз. Горур муен аста калган, Үрдәктән йоннар очкан. Бак-бак килеп, тавыш бирми, Алпан-тилпән кайтмый, Үрдәк инде елгадан. Сез дусларга, әйтәм шуны, Ярамый мактанырга.