Ике аккош - ( Бәхти Гайсин көе, Әхсән Баян сүзләре) (исполнитель: Фидарис Рузалия Муртазиннар)

Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела.
Янып сөйсәң, күңел канатлана,
Мәңге талмас кебек тоела.

Һаваларда очкан ике аккош
Аерылмыйча яшәр гел бергә.
Без очарбыз бәхет киңлегендә
Синең белән икәү гомергә.

һаваларда очкан ике аккош
Талгын гына канат кагына.
Әллә нигә бергә чакларда да
Күңелем һаман сине сагына.

Һаваларда оча ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Menomena Killemall  Это рем дигга  Я сегодня не лягу рано спать  Армейская Строевая  The Verve Space and Time  Дискотека авария лайкни  Гуд бай америка  Буквами 
О чем песня
Фидарис Рузалия Муртазиннар - Ике аккош - ( Бәхти Гайсин көе, Әхсән Баян сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен