Хатын кызнын, яшен сорамыйлар. (исполнитель: Айдар Галимов)
Бетерсәң дә, кабат башласаң да, Елларыңның фәлән дистәсен, Канатыңны җилләр каермасын, Йөзләреңнән шатлык китмәсен. Хатын-кызның яшен сорамыйлар, Гүзәллек һәм сөю – мәңгелек. Гомерең буе яшьлегеңдә яшә, Дөньябызга сихри ямь биреп. Канатыңны җилләр каермасын, Аермасын наздан-иркәдән. Мәхәббәте белән төннәр тусын, Шатлык белән тусын иртәләр. Хатын-кызның яшен сорамыйлар, Гүзәллек һәм сөю – мәңгелек. Гомерең буе яшьлегеңдә яшә, Дөньябызга сихри ямь биреп. Бетерсәң дә, кабат башласаң да, Елларыңның фәлән дистәсен, Йөзләреңдә көләч нур балкысын, Күзләреңңән шатлык китмәсен. Хатын-кызның яшен сорамыйлар, Гүзәллек һәм сөю – мәңгелек. Гомерең буе яшьлегеңдә яшә, Дөньябызга сихри ямь биреп.