"Atlar Çaba (Атлар чаба)" (исполнитель: Türkvizyon Song Contest 2014 - Tatarstan (Russia))

"Кони бегут"

Атлар чаба
Муз. Эльмира Низамова, слова Рената Хариса

1. Атлар кая алып бара -
            Чамалыйбыз, беләбез.
            Ә хәзергә кара яллы
            Туры атта җиләбез -
          Тояклары чакма чага,
           Чакма булмый чаткысыз.
          Без буген якты дөньяда
             Җилеп йөрер  чагыбыз.

Кушымта:
           Көмеш яллы  атлар алда,
           Тояклары  ак карда.        
           Безнең дә  атланасы бар
           Буран яллы  атларга.          

2. Көзге алтын яфраклардан
          Ясарбыз әле бизәк
           Без әлегә  җилдерәбез
         Алтыннарга кул изәп -
           Тояклардан очкын оча
           Әйләнә йолдызларга
         Йолдыз сибеп калдырабыз
           Безгә гашыйк  кызларга.

Кушымта:
            Көмеш яллы  атлар алда, 
           Тояклары  ак карда. 
           Безнең дә  атланасы бар
           Буран яллы  атларга.
           
       3.  Бридж:
                          - Уууу... аааа...
                          - көмеш яллы, атлар алда,
                          - көмеш яллы, атлар чаба.
 
Кушымта:
           Көмеш яллы  атлар алда, 
           Тояклары  ак карда.
           Безнең дә  атланасы бар
           Буран яллы  атларга.

          Буран яллы атларга, 
          Көмеш яллы атларга, 
          Алтын яллы атларга!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
April March Chick Habit  Чашка кофе  April March Laisse tomber les filles  April March Tu mens  April March La Chanson de Prevert  April March Somewhere Up Above  The Shirelles  Miracle christina 
О чем песня
Türkvizyon Song Contest 2014 - Tatarstan (Russia) - "Atlar Çaba (Атлар чаба)"?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен