Тылсымлы телэк ((Оскар Усманов муз. Голсэрвэр суз.) (исполнитель: Лилия Хамитова и Элвира Хайруллина)
1) Ничә мәртәбә укыдым, Истәлекле дәфтәрне... Бәхет теләп киләчәккә, Дуслар язган сүзләрне.... Куш: Бәхетле бул, бәхетле бул, Кабатлый минем йөрәк. Бәхетле бул, бәхетле бул, Иң зур тылсымлы теләк... 2) Тормышыңда барысыда, Яхшы булсын дигәнсез. Иң зур теләк бу дөньяда, Бәхетле бул дигәнсез. Куш: Бәхетле бул, бәхетле бул, Кабатлый минем йөрәк. Бәхетле бул, бәхетле бул, Иң зур тылсымлы теләк... 3) Яшәмен күңел түрендә, Дусларның шул теләген. Дөньяда һәрбер кешегә, Бәхет тели йөрәгем! Куш: Бәхетле бул, бәхетле бул, Кабатлый минем йөрәк. Бәхетле бул, бәхетле бул, Иң зур тылсымлы теләк...