Жилэкле жэй (-) (исполнитель: Аида Магданурова)
Ак каеннар арасына Килгән идем җиләккә. Очрадың да гашыйк иттең, Ялкын салдың йөрәккә. Эх, җиләкле җәйләрнең Оныталмамын ямен. Тоямын иреннәреңдә Каен җиләге тәмен. Җиләк җыя-җыя икәү Таңга кадәр серләштек. Яратам, дип әйткән идең, Ак каеннар көнләште. Сөюебез җиләк кебек Татлы булсын гомергә. Шаулыйк тормыш урманында Пар каеннардай бергә.