Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Өй артындагы талларны Яратмасаң, кисәрсең шул; Мин сагынсам, тәрәз ачам, Син җил булып исәрсең. Йөгердем, җитәлмәдем шул; Сикердем читәннәрен шул Ни булды икән телләремә — Сау бул, дип әйтәлмәдем. Урманнарга барган чакта Адаштым юлларымны шул; Күңелем йомшак, елармын, дип, Бирмәдем кулларымны.