Әниемә хат (исполнитель: Илһам Шакиров)

Сәлам сиңа, әнием,
Ерак-ерак җирдән,
Сәлам сиңа күңелем түреннән.
Бала чакларымда кысып кочагыңа
Сөйгән улларыңның береннән.

Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.

Сирәк язасың дип,
Үпкәлисең, әнием,
Үпкәләргә син генә хаклысың.
Минем өчен күргән хәсрәт эзләреннән
Маңгаенда сырлар саклыйсың.

Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.

Бишек җырын моңы
Назлый колагымны,
Күкрәк сөтең тәме телемдә,
Изге теләкләрең мине җитәкләде
Адашамын дигән көнемдә.

Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Наша вера  Tracktor Bowling Шрамы  Always Gets Her Way Smash Mouth  Faithless Evergreen (Dusted remix)  Doves m62 song  Татьяна Чубарова  Role Martyr X Hurt  Meat Loaf Bat Out of Hell 
О чем песня
Илһам Шакиров - Әниемә хат?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен