Авторская (исполнитель: АНИС_Укытучым,кэт син!(-))

Укытучым, көт син!..
 

Әнис Шәймәрданов

сүзләре һәм көе

 

 

Чәчәк тотып килдек сиңа,

Чакыргачтын кыңгыраулар;

Каршы алдың, теләдең син

Иң якты теләк.

Сау бул инде, укытучым,

Без китәбез – син каласың,

Һәммәбезгә изге юл теләп.

 

Белем йорты мәктәбебез

Якын булды, син булганга.

Укытучым, һәрчак тойдык

Матур уйларың.

Бәбкәләрдәй тезелешеп,

Без килербез – каршыларсың,

Шат елмаеп сузып кулларың.

 

Алда озын яшәү юлы,

Безне көтә зур сынаулар.

Шатланырбыз бар хыяллар

Тормышка ашса.

Көт син безне, укытучым:

Онытмабыз, бер кайтырбыз

Күрешергә күп еллар аша...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Yete imanayir  Free! Eternal Summer ED  Loc-dog - Твоя улыбка это мило  9 грамм лето жара  Искусство отсутствия iamempty 
О чем песня
АНИС_Укытучым,кэт син!(-) - Авторская?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен