Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда, Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда. Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар, Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар. Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына. Җәй бәйрәме, хезмәт туе – әйдә Сабан туена! Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.