Ай былбылым (исполнитель: Илхам Шакиров)
Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы. Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата. Ай былбылым, вай былбылым, Кунып сайрый талларга; Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга. __________________________ Ай, соловей мой, вай, соловей мой, Агидели камыш; Перед рассветом "сут-сут" звучит Соловьев голос. Ай, соловей мой, вай, соловей мой, На Агидели рассвет встает; Рассвет встает, душа страдает, Хочется петь и плакать. Ай, соловей мой, вай, соловей мой, Поет, сидя в ивах. О тебе секреты мои Раскрываю соловьям.