Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Күк күкрәтеп
Яшеннәр яшьнәтеп.
Дулап килгән давыл шикелле,
Минем тыныч гамьсез язмышыма
Килеп кердең, кинәт бер көнне.

Сине сөям хәзер,
Синең генәм
Яшен уты кебек кабынып.
Чын мәхәббәт көтеп күпме гомер
Яшәгәнмен сине сагынып.

Өй артында
Үскән гөлләремнең
Шаулы чәчәкләрен туздырдым.
Насыйпь ярым шулдыр дип берәүгә
Биргән вәгъдәләрне боздырдым.

Сине сөям хәзер,
Сине генә
Яшен уты кебек кабынып.
Чын мәхәббәт көтеп күпме гомер
Яшәгәнмен сине сагынып.

Ашыгып биргән
Вәгъдәм булгандыр ул.
Сине күргәч, бар да буталды.
Нәрсә булды?
Миңа нәрсә булды?
Үзем дә аңламыйм бу хәлне.

Сине сөям хәзер,
Сине генә
Яшен уты кебек кабынып,
Чын мәхәббәт көтеп күпме гомер
Яшәгәнмен сине сагынып.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Lady Gaga ARTPOP  Lady Gaga Swine  Lady Gaga Donatella  Lady Gaga Fashion!  Lady Gaga Mary Jane Holland  Lady Gaga Dope  Rihanna-i  Lady Gaga Gypsy 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен