Язмышларны булмый узгэртеп (исполнитель: Эльвира Хамматова)
Сәгать теле туктаса да, Вакыты туктап тормый. Сәгатьләрне дөреслисең, Язмышны алай булмый. Төеннәре барыбер кала Өзелгән җепне ялгап. Яшәгәндә яши белик Бер-беребезне саклап. Ялгышларны төзәтәсең, Хатаны булмый аклап. Башкаларны алдасаң да, Үзеңне булмый алдап. Үткән көннәр кабатланмый, Үкенүдән ни файда? Көчебездән килмәгәнне Эзләмик күктән-айдан.