Алкалар (исполнитель: Зайнап Фархетдинова)
АЛКАЛАРЫМ З.Фәрхетдинова Сагынмаклак булыр дидең, Алкалар бүләк иттең, Алкалар бүләк иттең дә, Үзең калдырып киттең. Кушымта: Карадым асыл ташларга, Яратып исем китеп. Биргәнсең икән аларны Аерылу төсе итеп. Алкаларым сигез кашлы, Сигезе сигез тамчы. Сагындырып сындырмачы, Үзең янымда калчы. Кушымта. Бөтенләйгә киттеңмени, Алкалар төсеңмени? Алкаларым - сердәшләрем, Пышылдый исемеңне. Кушымта.