Бер хыялым бар (22 сезон) (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Катлаулы да тормыш сукмаклары,
Тузанлы да аның юллары.
Күпме түзан йотып шул юлларда,
Бар юлны да узып булмады,
Бар юлны да узып булмады.

Адашканда әче бураннарда,
Юл булмады сиңа үтәргә.
Сиңа кирәк булган ашыгырга,
Миңа кирәк булган көтәргә.

Шиксез диңгезләрне кичү төсле,
Тормыш юлы авыр үтәргә.
Үткәннәре булмый үкенечсез,
Киләчәктә ниләр көтәргә,
Киләчәктә ниләр көтәргә.

Адашкан да әче бураннар да,
Юл булмады сиңа үтәргә.
Миңа кирәк булган ашыгырга,
Сиңа кирәк булган көтәргә.

Үткәннәргә кабат кайтсам әгәр,
Ике хыял калды үтәргә.
Кочып алып сине иңнәреңнән,
Үзем белән алып китәргә,
Үзем белән алып китәргә.

Адашкан да әче бураннар да,
Юл булмады сиңа үтәргә.
Миңа кирәк булган ашыгырга,
Сиңа кирәк булган көтәргә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А помнишь мелом на асфальте  ЕК96 дни и ночи  Спасибо учитель минус Жанна Колмагорова  Kerry Force не хочу тебя  Город это выдумал один художник  Паника-подруги  06 Sijano Vodjani - Karmapa Jenno Oliver Shanti  Roya-belkede 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Бер хыялым бар (22 сезон)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен