Йолдызларга йолдыз атылганда, йорэгемэ кунды ялкыны,бер (исполнитель: ♥♥♥)

/"Галия" спектакленнән/

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.

Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.

Галия:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.

Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.

Галия:
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.

Заһир, Галия бергә:
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Monster-big bang  The Chemical Brothers The Boxer  Hannah montana  Это Сан-Франциско  Winnie the Pooh Disney OST  Все напоминает  Чундра-чучундра  Сердючка - новый год 
О чем песня
♥♥♥ - Йолдызларга йолдыз атылганда, йорэгемэ кунды ялкыны,бер?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен