Яңа елда Яңа елның салкыннары булып алган бер сын (исполнитель: Зөләйлә)

Яңа елның салкыннары булып алган бер сын синең йөзеңне. 
Битләреңә, керфекләреңә кунып шаян карлар үпсен үзеңне. 
Кочакласын тик шаярып кына кар бураны сине иңеңнән, 
Минем өчен үпсен әкрен генә күзләреңнән, битеңнән. 

Яңа елда 
Минем янда 
Син, кадерлем, 
Сөйгән ярым, бәхетем. 
Яңа елда 
Безнең теләк: 
Бар дөньяны 
Урап алсын мәхәббәт! 

Урамнарда сихри утлар яна, күкне бизи якты йолдызлар. 
Синең белән бергә булсам гына, йөрәгемдә бетмәс шатлыклар. 
Яңа елда өмет йолдызлары яктыртсыннар безнең күңелне. 
Яңа төндә энҗе карлар ява – шушы бәхет түгелме? 

Яңа елда 
Минем янда 
Син, кадерлем, 
Сөйгән ярым, бәхетем. 
Яңа елда 
Безнең теләк: 
Бар дөньяны 
Урап алсын мәхәббәт!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Пятница один  Kabardinka rem digga  Harmony team chocola  Ой що там було  SoneR - 19 алых роз  We Can Bratz Rock Angelz  Da voskresnet Bog Valaam  Краденое Солнце радиоветер 
О чем песня
Зөләйлә - Яңа елда Яңа елның салкыннары булып алган бер сын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен