Рәхмәт сиңа, язмыш (исполнитель: Салават)
Язмыш каратса карага, Ак агырак күренер. Аяз көннең кадерләрен Давыл көннәр күрсәтер. Кушымта: Әй, язмышым, рәхмәт сиңа Шушы бәхетем өчен. Ачы-төчесен татытып Татлысын биргән өчен. Без югалтмый аңламыйбыз, Тазалык – байлык икән, Мал-мөлкәттән дә кыйммәтле, Иң затлы бүләк икән. Кушымта Сөюсез яшәтеп Ходай Сөюгә юл ярадыр. Килгән кайгы, бәлки, безгә Бәхеткә юл ачадыр. Кушымта