Син минем жанымнын яртысы (исполнитель: Айдар Галимов и Вероника Кузнецова [hp.net])

Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Поющие трусы Новогодние песни  Любовь и боль моя А-Sen  Просто уйди от меня  А4 Город ХА 2012 Кто ТАМ  Кабриолет Доченька  Luxor - Задвинем шторы  Заман тобы каракат  Песня чашка кофе 
О чем песня
Айдар Галимов и Вероника Кузнецова [hp.net] - Син минем жанымнын яртысы?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен