Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Туган тел. Татар халык көе. Габдулла Тукай сүзләре. И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән. Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта Ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган Иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм Әткәм-әнкэмне, ходам!