Сусау С.Садыкова муз. (исполнитель: Сирина Зайнутдинова)

Сусау

Сара Садыйкова көе,
Сибгат Хәким сyзләре

 

Күнелгә минем, туган як,
Бигрәк тә якын шул син.
Кырларың өстеннән искән
Җилләргә хәтле сусыйм.

Тезләнәм чишмәләреңә,
Бетми тик сусау гына.
Мин бәхетле бары тик син
Бәхетле булсаң гына.

Ник болай сагышлы иттең
Бу кадәр мине соң син?!
Аерылып бер көн дә узмый,
Яңадан сиңа сусыйм.

Ник болай гомерем буена
Бетмәгән сусау икән?
Сусаудан янган күңелгә
Су салып торсаң икән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Команда 2018  Флоренсе  Здесь есть кто нибудь  Chapter 2  Песня всё что мы любим  Любовь это не игра  Я затебя умру  Когда и кто написал 
О чем песня
Сирина Зайнутдинова - Сусау С.Садыкова муз.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен