Җидегән чишмә (Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы) (исполнитель: Әлфия Авзалова)

Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк, шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым,
Җидегән йолдыз көреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып, вәгъдәләрем булып калсын, дип.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.

Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Демон тьмы поглотил мою детку Дин Винчестер  Градусы режиссе  Молитва Гера Грач и БумеR  Матухса  Radiont  Неадекватные люди Фильм TwIcK 
О чем песня
Әлфия Авзалова - Җидегән чишмә (Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен