Нига яна йo'ра'гем. (Татар халык жыры) (исполнитель: Тимергалиева Хамдуна)

Сандугачлар ияләшкән 
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйлделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ode to My Family The Cranberries  Нести свой крест  ИМПУЛЬСЫ ГОД ЗМЕИ  Thick and Thin Avenged Sevenfold  Magnit  В твоем святом присутствии  Роза ветров роза ветров 
О чем песня
Тимергалиева Хамдуна - Нига яна йo'ра'гем. (Татар халык жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен