Суга гына киткән әнием (Р.Чурагул-Р.Тимербаев) (исполнитель: Зәйнәп Фәрхетдинова)

Бала чакта, суга барам диеп,
Ташлап китә идең, әнием.
Күзкәйләрен тәрәзләрдән алмый
Көтә иде сине нәниең.

Кушымта:

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

Юл буенда үскән чәчәкләрдән
Кайда әни, диеп сорыймын.
Ак чәчәкләр миңа җавап бирә:
«Соңлагандыр бераз, мөгаен».

Кушымта.

Су буенда үскән тал кызлары
Әнкәм көен әллә көйлиләр.
Алар белә: суга диеп киткәч,
Мәңгелеккә китми әнкәйләр

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Блестящие  Ruoska epilogi  В белом тумане уннв  Kimi ga iru kara Acid Black Cherry  Носа носа прикол  Divison  Asp biotopia  You call me crazy 
О чем песня
Зәйнәп Фәрхетдинова - Суга гына киткән әнием (Р.Чурагул-Р.Тимербаев)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен