Мөмкин тугел (Р.Чурагул-В.Фәтхинуров) (исполнитель: Вадим Фәтхинуров, Дилара Курамшина)

Мин сине оныткан диеп уйлыйсыңдыр,
Рәсемеңә карап кайчан елыйсыңдыр.
Хәтеремнән чыгып ташланган чагыңда
Килә искә төшеп үткәннәр хакына.

Кушымта:

Мөмкин түгел, мөмкин түгел
Сине бер көн оныту.
Саф-эчкерсез, ап-ак иде
Минем сине ярату!

“Сөям, яратам!” – дип нигә әйтәлмадык?
Оялу хисләрен ник соң җиңәлмадык?
Гомер юлыбызда адаштылар хисләр,
Ул саф тойгыларны урладылар читләр.

Кушымта.

Өннәремдә юк син, төшләремдә – гел син.
Безнең саф хисләргә көзләр укый ясин.
Яннарымда минем, бәгърем, булмасаң да,
Синең исемең мәңге минем җанда!

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я не могу надышаться запахом  Я потерял ее вместе с нею любовь  Veni Sancte Spiritus Снизойди к нам Дух  Вся жизнь - театр Играют роли  Рассвет демонов mixing by Kicha Rec MAD-A  Покажи нежность покажи ласку  Эх любит - не любит - К сердцу 
О чем песня
Вадим Фәтхинуров, Дилара Курамшина - Мөмкин тугел (Р.Чурагул-В.Фәтхинуров)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен