_Кияу белэн кэлэш_ (исполнитель: Мэликэ)
Өй түрендә – кияү белән кәләш, Искитмәле матур туй бүген. Әйтепләр дә булмый торган хисләр Яулап алган яшьләр күңелен. «Кияү белән кәләш!» - дигән чакта Шатлык белән балкый йөзегез. Тигез Гомер итеп, сез никахта Тик бәхетле була күрегез. Кияү белән кәләш өчен генә Гөлләр бизи табын түрләрен. Якыннары изге теләк әйтә: «Яулагыз, - диеп, - бәхет үрләрен!» Әйтепләр дә булмас хисләр белән Йөрәкләре Аша серләшә; Кияү белән кәләш гел янәшә, Ике йөрәк туйда берләшә.