Сары каен (исполнитель: Нафкат Нигматуллин)
Ябынгансың сары шәлең, Моңсу узды мәллә җәең? Боеккансың, саргайгансың Синең дә бит авыр хәлең. Кушымта: Сары каен, каенкаем Бармы әллә кайгыкаең? Бергә-бергә эзлик әле Хәсрәтләрдән чыгу жаен. Кушымта: Син озаттың ямьле җәйне, Мин югалттым сөйгәнемне. Синең тагын җәең килер Тик сөйгәнем кайтмас минем. Кушымта: Бигрәк матур ак күлмәгең Бөркән кабат яшел шәлең Күтәрелсен күңелләрең, Җиңеләйсен моңсу хәлең.