Урман юлы (исполнитель: Ринат Сабирҗанов)

Урман юлы
Нәкыйп Каштанов шигыре, Тәслимә Низами көе

Урман юлы туры,
Урман юлы биек – 
Кая барганны да
Белеп булмый кебек
 Алга илтәме ул,
 Илтәме ул күккә?!
 Җаның кая тели,
 Бу юл шунда илтә.

Урман юлы кебек
Гомер юллары да.
Үзебез юл сайлап
Атлыйбыз без анда.
 Алга илтәме ул,
 Илтәме ул күккә?!
 Кемне беръялгызы,
 Кемне парлы итә.

Урман юлы туры,
Урман юлы биек.
Алда нәрсә көтә,
Бер дә булмый белеп.
 Алга илтәме ул,
 Илтәме ул күккә?!
 Яки бик бәхетле,
 Я бәхетсез итә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
My Old Man The Walkmen  Разговор с самим собой  Безупречный  Это шок  ВЕЧЕРИНКА  Ralph McTell Streets of London  Гуф-Те  Decembers Hawthorne Heights 
О чем песня
Ринат Сабирҗанов - Урман юлы?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен