Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Зифа Нагаева көе hәм сүзләре. Үпкәләмә инде шул кадәр, Кузгалып китәргә ашыкма. Үзем дә гаепле, бит сине Өзелеп яратам артык та. Кушымта: Я бетте бит инде, елама, Тоз салма әрнегән ярама. Барсын да онтырбыз,әйдә эле,әйдә эле, Миңа бер тутырып кара да. Күз яшең төшәм дип тулышкан, Тырышма, төшермә, тырышма. Нишләтим тилергән, тилергән йөрәкне, Ярата да үзе, кырыс та. Миңа бер тутырып кара әле, Сөюне ялганнан аер да. Канатлы иде бит, бит безнең мәхәббәт Каерма канатын, каерма.