Ялгызлык (исполнитель: Ильсия Бадретдинова)

Табигатьнең кырыктагы
Ялгыз хатын кебек чагы:
Көндә яңгыр, көндә җилләр яфрак куа.
Иртә-кичен күкләр соры,
Көндез сирәк кояш нуры.
Бу вакытта матур таңнар сирәк туа.

Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
"Сөеклем син минем" - диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.
Яшь чагында чибәр идең,
Күпне күрдең, бик күп сөйдең -
Гомер буе шулар булыр, дип уйладың.
Бүген инде беркем сөйми,
Яннарыңа кичен килми,
Ә син әле сөеп-сөелеп туймадың.

Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
"Сөеклем син минем" - диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.
Бер гомергә күпме сөю
Тиешлеген күкләр белә,
Үз өлешең җитәр иде чынлап сөйсәң.
Язгы тиле күбәләктәй
Һәр янган утка талпынмый,
Бер учакта гына янып көйсәң.

Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
"Сөеклем син минем" - диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.
Табигатьнең кырыктагы
Ялгыз хатын кебек чагы.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Собача будка  (I Got) The Fever Oasis  Angels with Dirty Faces Sugababes  LaVern Baker Tiny Tim  Собрались десять Ворчунов  Стас Михайлов - Душа  Jimmy Cliff Vietnam  Jimmy Cliff Hello Sunshine 
О чем песня
Ильсия Бадретдинова - Ялгызлык?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен