Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Инде оныттым дигәндә... 1.Инде оныттым дигәндә, Төшләремә керәсең. Назлы куллар белән кысып, Керфегемнән үбәсең. Кушымта: Инде оныттым дигәндә, Өй түреннән безнең үтәсең. Утлы карашларың белән, Йөрәгемне эретәсең . 2.Инде оныттым дигәндә, Кочагыңа аласың. “Сине генә яратам!”-диеп, Мине назга саласың. Кушымта. 3.Инде оныттым дигәндә, Кабаттан гашыйк булдым. Синең яныңа талпынам, Ялгызлыктан мин туйдым. Кушымта.