Мэнге кайтмас, жиргэ киттен энкэй... (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Мәңге кайтмас җиргә киттең әнкәй 
Эзләреңнән елап йөгердем
Ләйсән яңгыр булып күз яшләрем
Юлларыңа синең түгелде

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Кемнәр сөяр мине балам диеп,
Синнән башка, әнкәй, мин ятим
Кемгә килеп зарларымны сөйлим
Әнкәй диеп кемгә мин дәшим

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Ник ашыктың әнкәй, янә бергә
Яшәргә дә иде. яшәргә
Өзгәләнеп уза гомерләрем
Әнкәй диеп тик бер дәшәргә

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Нужно спешить  Песня о музыке  Turn It Down Le Castle Vania Remix Kaskade  Skyoffice  Ветлицкая новый год  ДРАГН ФАСТ ФЛОУ  Усатая девчонка United Sexy Boys  Досчитай до ста Не Ваше Дело Records 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Мэнге кайтмас, жиргэ киттен энкэй...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен