Якын дус (минус) (исполнитель: Ландыш-Иркэ якын дус минус)

1. Дус-ишләр бик күп була ул, 
Барысы да яхшы барса.
Янәшәдә кемнәр калыр,
Авырлык килә калса?

Куш.: Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

2. Якын дус янәшә булса,
Кайгы якын килә алмас.
Араларга дошман түгел,
Җил-давыл да керә алмас.

Куш.: Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.

3. Авыр мондый заманада
Дуслыкны саклап калу.
Һәркемнең кулыннан килми
Яхшы дус була алу.

Куш.: Авып барган агачларга
Булышмас төрәү генә.
Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Легенды манят  Гагарина ты лети  Про танкистов  Рэперы коловрат  Ищу свою комету  Cro wir  Мальчишка седой  Chalet 
О чем песня
Ландыш-Иркэ якын дус минус - Якын дус (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен