Исенә төшәр әле ( Керәшен таталар халык көе) (исполнитель: Татар халык җыры)

Алмалары, чияләре
Кызарып пешәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Алма пешә, җиргә төшә,
Үз вакытында өзмәсәң.
Алым минем, гөлем минем,
Димәс идем, сөймәсәм.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Ал чакларын, гөл чакларын
Сизмәссең, үтәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Крайм кровь и песок  НО ТЫ УШОЛ ТУДА ГДЕ НЕБЕСА  SIRO MOLORAK  Can You Hold Me  Неизвестен - Гуф - Желаю тебе счатья  NF - Can You Hold Me  Семён Слепаков - Не Любовь 
О чем песня
Татар халык җыры - Исенә төшәр әле ( Керәшен таталар халык көе)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен