Шулай яшим ("Бәхетлеме син?") (исполнитель: Зөлфия Вәлиева)
И.Иксанова сүз. Син миннән китмәссең,беләм, Син минем җанда инде. Мин синнән китә аламмы? Соң... уйлап кара инде: Җанымны сиңа калдырып, Мин кая китим ди соң? Синсез калып, җансыз калып Мин нихәл итим ди соң? Бәхетлеме син минем белән, Бәхетлеме миннән башка? Бәхетнең серен чишә алмый, Ялгышлар язмышка тоташа. Син миннән китә алмыйсың, Җаныма салдым сине. Җанымда бар, янымда юк, Мин ничек яшим инде? Җанымда бар, янымда юк- Мин шулай яшим инде...