Арала бу газаптан (исполнитель: Альфия Хайрутдинова)
Назлы карашларың беләм,Зинһар, сөеп карама.Бара алмыйм яннарыңа —Упкын бар бит арада. Нигә элек күрмәдем?Белмәдем бит белмәдем —Бу дөньяда син барынЯгымлы, назлы ярым. Синең сөю миңа газап,Үзең дә бит беләсең.Аерылып китү белән,Килә сине күрәсем. Нигә элек күрмәдем?Белмәдем бит белмәдем —Бу дөньяда син барынЯгымлы, назлы ярым. Кавышырга мөмкин түгел,Җан әрни ялгызлыктан,Йә оныттыр, чарасын тап,Арала бу газаптан. Нигә элек күрмәдем?Белмәдем бит белмәдем —Бу дөньяда син барынЯгымлы, назлы ярым.