Сез икяу, сез икяу, пар кильгян дияляр. (исполнитель: Габдельфат Сафин)

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!" – дияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.

Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
"Үбим!" – дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.

Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
"Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!" – дияләр.

Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!" – дияләр.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Jessie J Sexy Lady  Ready and far  Then the ocean  Brandy feat ray j-another day in paradise  Як я хочу бути з тобою  Трахнул бы небо  Ov sirun sirun  Впусти 
О чем песня
Габдельфат Сафин - Сез икяу, сез икяу, пар кильгян дияляр.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен