Сэлэм Уфадан (исполнитель: Айдар Галимов)

Без Агыйделдән җыр алып килдек,
Урал таулары сәлам юллады.
Ничә кат инде җир шарын урый
Татар җырының данлы юллары.

Кушымта.
Агыйдел яры
Моңга уралган,
Сәлам Уфадан,
Сәлам Уралдан.
Йөретә безне
Җыр канатлары.
Моңлы гөлбишек – 
Уфа яклары.

2) Кая барсак та, кайда йөрсәк тә,
Сез, туганнарым, каршы аласыз.
Йөрәк тоташа моңлы җыр аша,
Без туган җирнең газиз баласы.

3) Сагынган чакта, җирсегән чакта
Безнең моңнардан шифа алыгыз.
Без бит җир шарын җырга чорныйбыз,
Хәерле сәфәр теләп калыгыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Kill Acapella 30 Seconds To Mars  А поутру она клялась  А денег нет  Макдональдс Смех  Вдруг Ушли Поезда Морская 1997 Мумий Тролль  Боже какой пустя  Dont let me be 
О чем песня
Айдар Галимов - Сэлэм Уфадан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен