Нигэ яна йорэгем (исполнитель: Казан Егетлэре/Казан Егетлэре/Казан)

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр әле
Сине күреп сөйләшсәм.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Син генэ кирэк мина Салават Миннеханов  Ай оф зе тайгер ееее  Всё сразу Levon ft eskan  Аленка я напишу тебе СМС Тартак  Пока часы 12 бют  Позови триада feat люксор  Золотые купола ветер северный Михаил Круг  ENCA-упс ааа попе джан 
О чем песня
Казан Егетлэре/Казан Егетлэре/Казан - Нигэ яна йорэгем?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен