Нигэ яна йорэгем (исполнитель: Казан ЕгетлэреКазан ЕгетлэреКазан)

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр әле
Сине күреп сөйләшсәм.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Losing Myself Will Young  Сегодня-завтра Guf  Он уходил она молчала  Senden Once  Meridian Acoustic Красивая песня похожа  Винник счастья много не бывает  Любви такой не знаю 
О чем песня
Казан ЕгетлэреКазан ЕгетлэреКазан - Нигэ яна йорэгем?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен