Ак чэчэклэр (исполнитель: Наркис & Милана Нургалиева)
Ак чәчәкләр кебек кар ява Хәтерләтеп ямьле май кичен, Шомырт чәчәк аткан тугайда Йөргән идек икәү нур кичеп. Тормыш юлларыбыз шул кичтә Аерылды төрле якларга; Ә шулай да иркәм гел истә, Алыштырмам аны ятларга. Араларда озын юллар бар, Барыр идем дә бит арымый, Күрешергә ничә еллар бар, Ничек түзәрмен соң сагынмый.