Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Мең ел элек 
Монда күмгән кемдер бер эт.
Алга таба
Ханлар килеп салган кала,
Шуннан башлап
Гөрләп яши шанлы Казан,
Һич картаймас:
Чөнки үсә әле һаман.

Исең китәр гүзәллеккә,
Тау башында таш кирмән.
Бер якта - туган авылым,
Анда бар ди тегермән.
Бик матур ое галимнен,
Пирамида гел сакта.
Нәкъ ирләр бәдрәфе кебек
“М” хәрефе һәр якта.

Мильон товар
Сата бүген вьетнам базар.
Ярты Кытай
Бездә яшәп ята бугай.
Мәрхүм Тукай
Кайтса әгәр бу Казанга,
Чумар иде
Камал башыннан Кабанга.

Бер тиле ярты тәңкәсен
Мең ел элек югалткан.
Ә хәзер вакыты җиткәч,
Кемдер тәңкәне тапкан.
Югалту, табуларны да
Күп күргән Казан-кала.
Сатканнар Сөембикәне,
Төзегәннәр манара.

Мең ел буе
Урамнарда этләр туе.
Мескен шәһәр
Күпне түзгән, тагын түзәр.
Әгәр бетсә
Байлык кесәләр төбендә,
Кайгырмагыз –
Запас бар Кабан күлендә.

Исең китәр гүзәллеккә,
Тау башында таш кирмән.
Бер якта - туган авылым,
Анда бар ди тегермән.
Бик матур ое галимнен,
Пирамида гел сакта.
Нәкъ ирләр бәдрәфе кебек
“М” хәрефе һәр якта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Фрэдди  Nikolaus Nikolaus Jingle Bells Volker Rosin  Муравьи  Le Truk надоело  Маста и белый  Miles davis miles runs the voodoo down 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен